Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июнь 2020, 12:15

Социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Алар ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көненә әйләнә.

Чөнки хезмәтләре шундый. Сүзем социаль хезмәткәрләр турында. Һөнәрләренең исеменнән үк күренгәнчә алар гел ярдәм итүдә. Күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче әлеге хезмәт ияләре өлкәннәргә, караучысыз калган әби-бабайларга, әле алай гына да түгел,...
Сезне һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең һөнәр кешеләргә игелек һәм шәфкатьлелек бүләк итәр өчен яратылган. Сез бөтен көчегезне куеп башкарган эш намуслы мөнәсәбәт, күңел игелеклеге, зур сабырлык һәм кеше хәленә керә белүчәнлек таләп итә. Алга таба да сезнең эшчәнлегегез югары профессиональлек, сизгерлек, киң күңеллелек белән аерылып торачагына, кешеләрнең рәхмәтенә ирешеп хезмәт куячагыгызга ышанабыз. Бу бәйрәм көнендә сезгә үз хезмәтегездән канәгатьлек алуыгызны, нык сәламәтлек, күпьеллык актив эшчәнлек, кызыклы идеяләр һәм алга таба да уңышлар телибез!

Читайте нас: