Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
16 июнь 2020, 14:00

Дүртөйле авылында яшәүче Идрисова Миңлебикә Хыялетдин кызы 100 яшьлек юбилеен билгели

Кадерле әниебез,нәнәбез, тыл ветераны Идрисова Миңлебикә Хыялетдин кызын юбилее 100 яше белән котлыйбыз!

Кадерле әниебез,нәнәбез, тыл ветераны Идрисова Миңлебикә Хыялетдин кызын юбилее 100 яше белән котлыйбыз!
Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте б\н иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып: «Җан җимешем, балам» - дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң – без өясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

100 яшьлек юбилярга
Теләр теләк җитәрлек.
Аның узган гомер юлы
Безгә үрнәк итәрлек.

Авырлыклар күп күрсә дә
Бирешмәгән елларга.
Өлгергән ул балаларга
Бишек җырын җырларга.

Бер-бер артлы «менә» дигән
Балалар да тапкан ул.
Аннан бер дә кыенсынмый
Оныкларын баккан ул.
Читайте нас: