Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
21 июнь 2020, 10:05

Эшең күңелеңә хуш килсә...

Эльвира Йосыпова 30 елга якын Морадым табиблар амбулатория-сендә эшли. Шушы көннәрдә ул „Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау алдынгысы“ исеменә лаек булган.

Балачакта аңа ак халат ошый, ул кур-чакларны „дәваларга“ ярата. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Са-лават медицина училищесына укырга керә. «дәвалау эше» белгечлеген алып, яшь белгеч туган авылына кайта.
- Эшкә 1 апрельдә чыгарга тиеш идем. 31 мартта белешергә барып, чакыруга эләктем. Пациент астма өянәге булган хатын-кыз иде. Шул ук көнне эшкә керешергә туры килде, - дип искә ала участок шәфкать туташы.
Морадым амбулаториясе тугыз авыл-ны хезмәтләндерә: Михайловка, Куш-Күл, Төрембәт һәм башкалар. Барлыгы 1600гә якын кеше. Чәршәмбе көнне табиб-терапевт Вәкил Мөхәм-мәтшин белән бергә алар, башка авылларга чыгып, авыруларга ярдәм итәләр. Калган көннәрдә урында кабул итәләр.
– Һәр пациент бездән могҗиза көтә, һәм аларның берсе дә безгә рәхмәт әйтмичә китми. Амбулаториянең югары күрсәткечләре - бөтен коллективның казанышы, – ди шәфкать туташы.
Эльвира Йосыпованың гаиләсе зур: ире вахта ысулы белән эшли, олы кызы юрист, кече кызы бишенче сыйныфка күчкән, ә уртанчы кызы әнисе юлыннан киткән - Стәрлетамак медицина кол-леджында фельдшерлыкка укый.
Медицина хезмәткәрләре динас-тиясе шундый тугры белгечләрдән башлана.
Читайте нас: