Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 июнь 2020, 01:25

Сезнең изге эшегез чын хөрмәткә лаек

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шушы матур бәйрәм уңаннан котлау сүзләрен җиткерде.

“Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең изге эшегез чын хөрмәт уята. Югары һөнәри осталыгыгызны, тәҗрибәле, кешелекле булуыгызны, хезмәт бурычыгыз алдыннан үзегезне корбан итә алуыгызны күрсәттегез.
Бүген коронавирус инфекциясе белән көрәштә иң алгы сызыктасыз. Барысы да сезгә “Рәхмәт!"дип әйтә. Сез – чын геройлар. Мин сезнең белән горурланам.
Кешеләрне коткарам дип гомерен биргән медицина хезмәткәрләренең исемнәрен йөрәкләребездә сакларбыз. Сезне рәхмәт тойгылары белән якын алырбыз, хезмәтегез, гаиләгез өчен тиешле шарт булдырырбыз.
Хөрмәт һәм дан сезгә, кадерле дуслар! Үзегезгә һәм якыннарыгызга эчкерсез нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим!"- диелә котлау сүзендә.
Читайте нас: