Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
29 июнь 2020, 18:12

Сәламәтлек сагында - 30 ел

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Нурия Вәлиева Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кулыннан Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын алды.

26 июльдә Уфада медиклар парады булды. Анда бөтен республикадан 500дән артык кеше катнашты. Аларның иң яхшыларына бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Авыргазы табибы да бар. Үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Нурия Вәлиева Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кулыннан Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын алды.
Нурия Урал кызы 30 ел район халкы сәламәтлеге сагында тора.
Башкорт дәүләт медицина университетын һәм интернатурасын тәмамлаганнан соң, Төрембәт авылы кызы үз карьерасын Талбазы авылында участок педиатры булып башлый. 20 елдан артык ул кечкенә авыргазылыларны дәвалый. Нәниләр һәм аларның ата-аналары игелекле һәм тыныч балалар табибын тиз арада үз итәләр.
Аннан соң ул баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары вазифасын били. Узган елдан бирле үзәк район дәваханәсенең оештыру бүлеге мөдире булып эшли. Эше күп булуга карамастан, Нурия Урал кызы пациентларны кабул итүне дәвам итә. Функциональ диагностика табибы поликлиникада эхокардиография үткәрә.
Алар ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Рушана - Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе студенты, шулай ук Беренче каналда «Голос» популяр вокал шоу финалисты, Артур - музыкант, аның үз тавыш яздыру студиясе бар. Музыкаль талант аларга әтисеннән бирелгән. Риф Миңлегариф улы 20 елдан артык районның мәдәни тормышы өчен җавап бирде.
Нурия Урал кызы белән таныш булган кешеләр бу йомшак һәм сөйкемле хатынның белемле белгеч, җаваплы җитәкче булуы белән килешер. Аның кебекләргә үз сәламәтлегеңне ышанып тапшырырга була.
А.Мәкъсүтова.
Читайте нас: