Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
10 июль 2020, 12:44

Июльдә безне өстәмә ял көне көтә

Башкортстанда Русия буенча тулаем алганда эшләми торган бәйрәм көннәре күбрәк

Июльдә безне өстәмә ял көне көтә
Башкортстанда Русия буенча тулаем алганда эшләми торган бәйрәм көннәре күбрәк.
31 июльдә Башкортстан халкын Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә.
Быел Корбан гаете җомга көнгә туры килә. Димәк, рәттән берьюлы өч көн — 31 июль, 1 һәм 2 августта ял итәргә мөмкин булачак.
Шул ук вакытта 30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.
Билгеле булуынча, Башкортстанда Русия буенча тулаем алганда эшләми торган бәйрәм көннәре күбрәк.
Русиядә билгеләнгән бәйрәмнәргә өстәмә итеп Башкортстанда тагын өч бәйрәм: 11 октябрьдә - Республика көне, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре бар.
Читайте нас: