Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
27 июль 2020, 16:48

Тормыш сукмагыннан 50 ел бергә

Безнең кадерле әниебез Суфия Абдулла кызы һәм әтиебез Әхәт Миңлегариф улы Асылгуҗиннар кулга-кул тотынышып илле ел гомер кичерәләр. Алар өйләнешкәндә әтигә 25, әнигә 20 яшь була. Әти Өч Бәлеш, әни Мостафа авылында туган.

Әти беренче очрашуларын менә ничек искә ала. 1970 елның августында егет мотоциклда Талбазыга, ә кыз үз авылына кайтып барган була. Ул аны утыртып алып кайта. Танышып китәләр, шуннан бирле бергәләр.
Әти күп балалы тату гаиләдә үскән. Ул һәрвакыт хезмәт сөючән, ихтыяр көче һәм максатчанлыгы белән аерылып тора. Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы СПТУын тәмамлаганнан соң армия сафына баса. Литва ССРының Каунас шәһәрендә десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Варшава килешүе оешмасына кергән барлык илләр территориясендә үткәрелгән хәрби күнекмәләрдә катнаша, 50 тапкыр Доронин парашютын сыный.
Армия хезмәтеннән соң туган якларына кайта. Урманчы булып эшкә урнаша, аннан пенсиягә чыкканчы райпода хәзерләүче булып хезмәт сала. Намуслы хезмәте өчен кыйммәтле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Әни гомер буе авыл магазинында сатучы булды. Ул Кырмыскалыда бухгалтерлык училищесын тәмамлый. Гомер буе әти-әни ныклы хуҗалык алып бардылар, мал-туар асрадылар, умарта кортлары тоттылар. Кече уллары Руслан да авылда калды. Ул күрше йортта яши, атлар үрчетә.
Безнең әти-әниебез бик тырыш, җаваплы, һәм алар үзләренең дүрт баласында да шушы сыйфатларны тәрбияли. Аларның барысына да белем алырга ярдәм иттеләр: өчесе югары уку йортларын, берсе техникум тәмамлады. Барысы да тормышта үз урынын тапты. Кызлары Гөлназ һәм Земфира педагог- лар, уллары Илдус һәм Руслан техник һөнәрләрне үзләштерделәр. Әби белән бабайны ун онык сөендерә. Өлкәненә - 25, кечесенә - 5 яшь. Алар инде оныкчык - лары турында хыяллана.
Әти үткән тормышын хәтерләп, вакыт бик тиз уза, 50 ел гомернең үтеп киткәнен сизми дә калганбыз, ди.
Кадерлеләребез! Бу юбилейны бергә каршылау бәхете бик азларга бирелә. Сез шушы елларда янәшә булдыгыз, бергәләп үз язмышыгызны кордыгыз. Сезнең белән горурланабыз һәм зур гаиләбезне җылытучы мәхәббәт җы-лыгыз озакка җитсен иде, дип телибез. Сезгә сәламәтлек һәм имин тормыш юлдаш булсын.
Барлык балалары һәм оныклары исеменнән кызлары Гөлназ.
Читайте нас: