Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 июль 2020, 10:52

Гает намазына рәхим итегез!

„Корбан“ сүзе „якынаю“, „якынрак булу“ дигәнне аңлата.

Бәйрәм вакытында корбан итеп чалына торган хайван (дөя, мөгезле эре терлек, тәкә, кәҗә) корбан дип атала. Бу гыйбадәтне ирекле, балигъ булган, эшкә сәләтле, җитәрлек матди халәтенә ия мөселманнар үтәргә тиеш. Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалек вә изге гамәлләр ирешер“. („Хаҗ“ сүрәсе, 37 аять).
„Раббыңа намаз укы һәм корбан чал“ („Кәүсәр“ сүрәсе, 2 аять).
Бу бәйрәм көнендә мөселманнар бер-берсен котлыйлар, ярлы, ятим, мохтаҗларны сыйлыйлар.
Быел Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә. Талбазы үзәк мәчетендә иртәнге сәгать 8дә гает намазы укыла. Маскада, перчаткада булуыгыз, үзегез белән намазлык алып килүегез, социаль дистанция (1,5 метр) саклауга бәйле таләпләрне үтәвегез сорала.
Ихтирам белән Талбазы үзәк мәчете
имамы Сәлман хәзрәт.
Читайте нас: