Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 июль 2020, 10:55

Корбан чалуның төп кагыйдәләре

Быел Корбан гаете 31 июльдә була.

Корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә:
әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.
Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.
Хайванның тиресен:
сәдака итеп бирергә;
хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.
Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-08-2019/korban-sarygyny-tiresen-m-s-yakl-ren-nishl-terg-5232310
Читайте нас: