Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 сентябрь 2020, 18:32

Уфада Республика көнендә ике салют җибәреләчәк

11 октябрьдә шәһәрдә берьюлы берничә бәйрәм билгеләп үтеләчәк, дип яза «ГлавУфа»


Уфада республика көнендә ике зур салют җибәрергә планлаштыралар. 11 октябрьдә шәһәрдә берьюлы берничә бәйрәм билгеләп үтеләчәк, дип яза «ГлавУфа».

Шәһәр көненә, Русия көненә, шулай ук Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга багышланган чаралар 12 июньдә үткәрелә. Әмма алар коронавирус аркасында 11 октябрьгә күчерелде. Шулай итеп, 11 октябрьдә Республика көне белән бергә берьюлы дүрт истәлекле дата бәйрәм ителәчәк.

Төп бәйрәм концерты 18 сәгатьтә башлана. Дәүләт академия рус драма театры каршындагы мәйданда иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Концерт программасы 23 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Уфаның төньяк өлешендә яшәүчеләр өчен салют "Первомайский" паркында булачак.

Тантаналы чаралар барлык эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәте.

Чыганак: https://glavufa.ru/102781?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Читайте нас: