Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 октябрь 2020, 10:16

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

Муниципаль район Советы һәм хакимияте сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый!

Муниципаль район Советы һәм хакимияте сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый!
Сезнең һәркайсыгыз авыр, әмма данлы тормыш юлы үткәнсез, туган районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткәнсез. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм онык-лар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз, районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашасыз. Өлкән яшегез сезнең өчен яңа мөмкинлекләргә бер адым гына булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхетле озын гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның яратуларын һәм игътибарлы булуларын телибез!
З. Идрисов,
район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: