Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
2 октябрь 2020, 18:35

Радий Хәбиров ни өчен маска кимәвен аңлатты

Радий Хәбиров Авыргазы районында ветераннар белән очрашуында ни өчен республика буйлап эш сәфәрләре вакытында яисә башка массакүләм чараларда маска кимәвен аңлатты

“Минем организмда коронавирус инфекциясенә каршы тәнчекләр һәм иммунитет дәрәҗәсе югары. Шуңа мин маска кимим. Әмма сезне битлек кияргә һәм сәламәтлегегезне сакларга чакырам”, – диде республика Башлыгы ветераннар һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.
Коронавируска каршы тәнчекләр һәм иммунитетның югары булуы төбәк җитәкчесенең коронавирус кичерүен аңлата кебек.
Тик Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтендә Радий Хәбировның коронавирус белән чирләмәвен белдерәләр.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Radiy-H-birov-ni-chen-maska-kim-ven-a-latti-480076/
Читайте нас: