Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 октябрь 2020, 11:25

Республика көнендә Юрий Шевчук чыгыш ясаячак

ДДT төркеме лидеры, якташыбыз Юрий Шевчук 11 октябрьдә Уфада Республика көненә багышланган концертта катнашачак

Уфа шәһәре хакимияте “Ватан” этно-паркында һәм Рус драма театры алдында бәйрәмнәр үткәрелүен игълан итте. Билгеле булганча, “Торатау” Конгресс залы артындагы амфитеатрда ДДТ белән Люмен төркеме, Радий Хәбировның яңа киңәшчесе Элвин Грей һәм җырчы Томас Мраз чыгыш ясаячак Концерт программасы "Урал-Батыр уты" этник культура марафоны белән ачылачак. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башланып, 23:00 сәгатьтә фейерверк белән тәмамланачак.

Фото: gorobzor.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Yuriy-Shevchuk-Respublika-k-nend-chigish-yasayachak-486884/
Читайте нас: