Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
9 декабрь 2020, 14:12

Аналарны һәм балаларны яклаучы

Бүген Каринэ Хәбированың туган көне

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия Каринэ Хәбированың биографиясендә мөһим урын алып тора. Төбәк Башлыгының хатыны берничә социаль проектка кураторлык итә, форумнарда, социаль учреждениеләр ачуда катнаша.
2019 елның августыннан аның башлангычы буенча республика шәһәрләрендә һәм районнарында «Хатын-кыз бәхете территориясе» проекты гамәлгә ашырыла. Килүчеләргә сәламәтлек һәм матурлык, балачак һәм ана булу, сәнгать һәм стиль, үсеш һәм эшкуарлык турында лекцияләр укыйлар. Академия хатын-кызларга бәхетле һәм уңышлы булырга булыша.
Шулай ук Каринэ Хәбирова, "Вся Уфа" шәһәр телекомпаниясе белән берлектә, "Безнең өйнең яме" проекты башлангычы белән чыкты. Аның төп максаты - балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ата-аналарын һәм гаиләләрен табарга ярдәм итү. Телеканал ятим балалар турында видеолар әзерли, аларның язмышы һәм хыяллары турында сөйли, роликларны трансляцияли һәм Интернетта урнаштыра.
Проект ярдәмендә 35 бала әти-әниле булды.
Фото: Башинформ
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/shehes/Analarni--m-balalarni-yaklauchi-581884/
Читайте нас: