Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
15 декабрь 2020, 21:53

Бүгеннән яңа кагыйдәләр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген, 15 декабрьдә, коронавирус белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турында указын яңартты.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Указда язылган яңалыклар 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 18 гыйнварына кадәр генә гамәлдә булачак. Төбәк җитәкчесе Яңа ел каникуллары чорында кайбер кагыйдәләрнең йомшаруы һәм тыюлар турында сөйләде:
– ачык һавада мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү рөхсәт ителә;
– Башкортстан башлыгының Яңа ел чыршылары гамәлдән чыга;
– бакчаларда яңа ел иртәләре үткәрергә рөхсәт ителә;
– җәмәгать туклануы учреждениеләре иртәнге алтыдан төнге икегә кадәр эшли ала, шул ук вакытта яңа килүчеләрне 00:00гә кадәр җибәрү тыела (Яңа ел төнендә алар тәүлек буе эшләячәк, дип билгеләп үтәргә кирәк);
- ресторан, кафе һәм барлар залында 50дән артык кеше булырга тиеш түгел, бию-тыела;
- район һәм шәһәр башлыкларына корпоративлар үткәрү тыела.
Моннан тыш, яңа Указ нигезендә, хәзер балигъ булмаганнарга сәүдә үзәкләрендә булу рөхсәт ителә
WWW.UFA.KP.RU: https://www.ufa.kp.ru/online/news/4119625/
Читайте нас: