Тик ял ял белән, ә чирләр туктамый. Аеруча, быел коронавирус белән көрәшкән елда. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә башкаларныкы кебек ун көн чамасындай ял юк. Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә саулык саклау министры Максим Забелин Яңа ел каникуллары чорында дәваханәләрнең, поликлиникаларның һәм аптекаларның ничек эшләячәге турында сөйләде.
Шулай итеп, “ашыгыс ярдәм” хезмәтенә ял бөтенләй юк. Киресенчә, алар югары әзерлек режимында эшләячәк.
- поликлиникалар 1 гыйнвардан 10 гыйнварга тиклем 8-дән 17 сәгатьткә тиклем;
- “кичектергесез ярдәм” хезмәте – 8 сәгатьтән 16 сәгатькә тиклем;
- компьютер томографиясенең амбулатор үзәкләре тәүлек әйләнәсенә эшләячәк;
- һәр стационарда бәлагә тарыганнар өчен резерв урыннар булдырылачак.
“Госаптека” дәүләт аптекалары челтәренә килгәндә, аларның эш тәртибе дә бераз үзгәрә. 1 һәм 2 гыйнвар алар ял итә. 31 декабрь, 3-нән 8 гыйнварга тиклем аптекалар 10 сәгатьтән 19 сәгатькә тиклем, махсус график буенча бер сәгатькә кыскарак эшләячәк.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/s-l-m-t-bulayy/Ya-i-yil-yaldarinda-daualau-uchregdenielari-nisek-eshl-r-589156/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500