Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
17 декабрь 2020, 15:47

Үгез елы нинди булыр?

Могҗизалы Яңа ел төнен ничек каршы алырга?

Киләсе 2021 ел — ак, металл Үгез елы булачак. Көнчыгыш календарена күз салсак, аның буенча ел әле 12 февральдә генә алмашыначак. Ә без исә инде 31еннән 1 гыйнвар төнендә үк Үгез елын каршыларга әзер.

Үгез елында туган кешеләр - тугры җаннар
Үгез — көчле, тәвәккәл, ышанычлы, гадел, намуслы, хезмәт сөючән хайван булып тасвирлана һәм ул үз җиренең чын патриоты.
Үгез елында туган кешеләр гаиләләрен яраталар, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр, традицияләргә һәм хезмәтләренә тугры булып калалар. Алар күбрәк консерваторлар, тугры җаннар. Әзерләп куелган план буенча салмак кына алга атлыйлар, уңышка ирешәләр.
Бу елларда туган кешеләрнең кимчелекләре дип аз сүзле һәм артык кире булуларын атарга була. Үгез елындагыларны бик җиңел генә ияртеп китеп булмый, кешеләргә дә авыррак ияләшәләр, алар белән уртак тел табу җиңелләрдән түгел.
Яңа елны ничек каршыларга?
2021 ел Күсе елына караганда күпкә тынычрак булыр дип көтелә. Ләкин шул ук вакытта җиң сызганып эшләргә дә кирәк булачак, үгез ялкауларны яратмый икән. Карьера төзү белән мәшгуль тырыш кешеләргә уңыш елмаячак. Авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы ел булыр дип ышаналар.
Үгез елының иң төп сыйфаты — тотрыклылык, ул үзгәрешләр яратмый. Быел Яңа елны гаилә, туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Гаиләнең бер өстәл артында яки уртак эш, шөгыль өчен бергә җыелуы үгез күңеленә хуш киләчәк.
Үгезне кызыл төс белән котыртырга ярамый
Быел кызыл төс булырга тиеш түгел, диләр күпләр. Шуңа ышанып, кемнәрдер кибетләр буйлап үзенә күлмәк эзли. Имеш, үгезгә ярарга кирәк. Яңа ел каршылау өчен төп төс — ак һәм аның калган барлык төсмерләре: соры, аксыл көрән, күк. Көмеш һәм металлик төсендәге ялтыравык бизәнү әйберләре яисә көмештән эшләнгән алка, беләзекләр дә урынлы булачак.

Табынга нәрсә куярга?
Быелгы бәйрәм табынында сыер итеннән пешерелгән ризыклар булмаса әйбәтрәк, үгезнең үпкәләве бар, диләр. Аның урынына сарык, тавык итү куллану яхшырак булыр.
Төрле тозлы әйберләр, гади салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр. Бу табында балык та урынлы булачак.
Ак үгез тәм-томнар да ярата. Өстәлгә берәр баллы камыр ризыгы пешерегез.
Яңа ел алдыннан иске әйберләрне ташлагыз, өегезне яхшылап җыештырыгыз.
Кием төсенә килгәндә, үгезне котыртырлык якты төсләр булмавы хәерлерәк анысы. Акка якын тыныч, басынкы төсле кием кию яхшы булыр. Төсенә генә түгел, формасына да игътибар итәргә киңәш итәр идем: күлмәгегез артык ачык яки кыска булмасын. Аннары, Яңа ел төнендә кызларга чалбар түгел, ә күлмәк кию яхшырак булыр иде.
Киләчәк ел узганыннан уңышлырак та, бәхетлерәк тә булсын өчен ни генә эшләми кешеләр. Кемдер шампан шәрабы бокалына теләкләрен яндырып сала, кемдер 12 телем мандаринга ниятләрен сөйләп, сәгать суккан саен берне кабып куя. Яңа ел төнендә яшь кызның кулында яки янында дарчин (корица) булу аңа киләсе елда мәхәббәт вәгъдә итә икән.
Ырым-шырымнарның ниндие генә юк — һәр кеше күңеленә хуш килгәнен табып эшләп тә карый ала. Шулай да, нинди генә күлмәк киеп, нәрсә генә ашасак та, киләчәк еллар имин булсын!
Фото: Almode.ru

Тулырак: https://intertat.tatar/news/society/17-12-2020/gez-elyn-nichek-karshylarga-tabynga-n-rs-kuyarga-bu-eldan-nil-r-k-t-rg-5792748
Читайте нас: