Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
18 декабрь 2020, 12:42

Әниебез - тормыш чыганагы

Әниебез Галиева (Гомәрова) Фәридә Габделхәй кызы 90 яшьлек юбилеен билгели.

Авыргазы районының Иске Итекәй авылында биш балага гомер биргән Фатыйма Фатыйх кызы һәм Габделхәй Миңлебай улы Гомәровларның гаи-ләсендә 1930 елның 14 декабрендә дөньяга килгән ул. Апасы яшьли генә вафат була, үзеннән соң туган өч энесенә әниебез яраткан, ярдәмчел апа була.
Картәтиебез Габделхәй Миңлебай улы 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә, 1942 елда хәбәрсез югала.
Сугыш чоры, сугыштан соңгы ачлык, ялангачлык михнәтләре10-15 яшьлек балалар, хатын-кызлар, шул исәптән әниебез җилкәсенә төшә.
- 14 яшьтән сабан сөрдем, сарык, тавык фермаларында эшләдем, фронтка бәрәңге киптереп озата, кызлар белән Архангель районына агач кисәргә йөри идек, - дип искә ала хезмәт һәм тыл ветераны.
Чигү, тегү, бәйләү эшләрендә дә ал бирми. Сугыштан яраланып кайт-кан укытучы, әниебезнең җизнәсе Рәхимьян Хәбибрахман улы Вахитов җитәкчелегендә концерт, спектакльләр куялар. Бик матур җырлагач, җырлы рольләрне әниебез башкара.
1960 елда Усман авылына килен булып төшкәч, К.Маркс исемендәге колхозның чөгендер басуында хезмәт сала. Аннары әтиебез Рәфкать Бәдрислам улы Га-лиев белән иңне иңгә терәп фермада эшлиләр. Безне, балаларын, кадерләп, тәрбияләп үстерәләр.
Аяныч, әтиебез 1990 елда 57 яшендә каты чирдән вафат булды.
Савучы булып эшләгән чорда әние- без гел алдынгылар рәтендә булды. Аның Мактау грамоталары, медальләре, "Социалистик ярышта җиңүче" билгеләре бихисап. "Почет Билгесе" орденын ул БАССРның беренче секретаре М.З.Шакиров кулыннан ала. Әниебез - К.Маркс исемендәге колхозда орден яулаган бердәнбер хатын-кыз!
Бүген әниебез Талбазы авылында балалары тәрбиясендә яши. Акылы камил, Коръән аятлары, китап, гәзитләр укырга ярата. Районда булган барлык вакыйгалар белән хәбәрдар.
Без, балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, туруннары, әние-безне, нәнәбезне зур юбилее белән котлап, җан тынычлыгы, сызланусыз, бәхетле картлык телибез.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле, якын кешебез.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар,
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз, синең белән чиксез горурланабыз! Рәхмәт- ләребезне кабул ит, кадерлебез!
Балаларың.
Читайте нас: