Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
18 декабрь 2020, 13:45

Радий Хәбиров Башкортстанның өч кешесенең теләген үтәячәк

Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясе кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан» дәүләт концерт залында урнаштырылган чыршыдан, акциядә катнашучылар теләге белән өч чыршы шарын алып, аларны үтәргә вәгъдә итте. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, 65 яшьлек Татьяна Буланкина зур экранлы планшет, 15 яшьлек Роман Щекатуров - өч тәгәрмәчле велосипед, ә тугыз яшьлек Михаил Манулин электрон микроскоп турында хыяллана, дип яза.
"Бу өч теләкне мин һичшиксез үтәрмен", - диде Башкортстан Башлыгы.
Акциянең максаты - ятим балаларның, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның һәм сәламәтлекләре начар булган өлкән яшьтәге кешеләрнең Яңа ел хыялларын тормышка ашыру. Республика халкыннан 500дән артык теләк белән гариза килгән.
Чыганак: https://ufa.aif.ru/society/radiy_habirov_ispolnit_zhelaniya_tryoh_zhiteley_bashkirii
Читайте нас: