Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 декабрь 2020, 16:03

Гыйнвар башында ничек ял итәчәкбез?

Гыйнварда озайлы Яңа ел каникуллары көтә, дип белдерделәр республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан.

Русиянең Хезмәт кодексына ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа – бәйрәм көннәре санала.
“2021 елда эш көне булмаган 2, 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Русия Хөкүмәте карарына ярашлы, 2 гыйнвардагы ял көне җомга булган 5 ноябрьгә күчерелгән. 3 гыйнвар – 31 декабрьдәге җомгага”, – дип белдерделәр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан. Өстәвенә пәнҗешәмбедә, 31 декабрьдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.
Шулай итеп, 2021 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 , 8, 9 һәм 10 гыйнвары, Яңа ел каникуллары белән бәйле, эш көне булмаган бәйрәм һәм ял көннәре санала.
Ел саен бирелгән төп яки өстәмә түләүле отпускка 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар календарь көннәр саны исәбенә кертелми.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/sotsial-m-s-l/inuar-bashinda-nisek-yal-it-s-kbe-601786/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500
Фото: "Бәйләнештә".
Читайте нас: