Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 декабрь 2020, 18:59

Яңа ел алдыннан киңәшләр

Өйне бизәү – мәҗбүри!

Яңа ел өстәленең менюы алдан әзер булырга тиеш. Нинди ашлар әзерләячәксез һәм шулар өчен никадәр продукт, аларны сатып алу өчен никадәр акча кирәгәчәк – барысын да алдан исәпләгез һәм шул кысадан чыкмагыз.
Саклау вакыты озак булган азыкларны алдан ук сатып алыгыз, 31 декабрьдә суган яки кишерегез, яшел борчагыгыз юклыгын күреп кәефегез төшмәс.
Яңа ел – иң кадерле гаилә бәйрәме! Бу кич өчен өстәлне матур итеп бизәү – иң мөһиме. Ак кардай ашъяулык, чыршы яки кар бөртекләре төшерелгән салфеткалар, салатларны бәйрәм рухына китереп бизәү – барыбызга да бәйрәм рухы өстәр.
Өйне бизәү – мәҗбүри!
Яңа елда да өйне рәхәтләнеп бизәми булмас инде. Алдан ук чыршы уенчыкларыгыз, гирлянда һ.б. торышын тикшерегез. Чыршы бизәргә булсагыз, аны хәвефсез итеп урнаштырыгыз. Тәрәзә пыялаларына һәм көзгеләргә иң арзанлы теш пастасы белән кар бөртекләрен төшерергә була яки кәгазъдән кисеп ябыштырыгыз.
Өс киемең бәйрәмчәме?
Яңа ел бәйрәмендә матур киенү кирәк. Алдан ук прическа, маникюр эшләтегез, матур кием сатып алыгыз яки иң яраткан киемегезне
киегез. Бу бәйрәм хакына күптән хыялыгызда йөрткән күлмәкне сатып алу яхшы булачак.
Җыештыру – пәкълануга тиң
Яңа елга берничә көн кала генераль җыештыру үткәрү – мәҗбүри! Соңгы 1-2 көндә моның кайгысы булмас үзегездә. Шкафларда, диван асларында, бер генә почмакта да тузан бөртеге дә калмасын. Чисталык-пөхтәлек булган йортка гына сәламәтлек-уңыш килүен бер дә онытмыйк. Әгәр өйдә киелмәгән киемнәр, башка чүп-чар җыелган икән, барсын да капчыкка тутырып, чыгарып ташлагыз: өйдә урын бушаган саен акча килә, мал килә дип ышанырга кирәк.
Бәйрәм көннәренә нәрсә планлаштырабыз?
Яңа ел бәйрәмнәре 10 көн буена дәвам итәчәк әле. Бу чорда кайларга барырга, кемнәрне кунакка чакырырга икәнен дә алдан планлаштырып куегыз.
Нәтиҗәдә, менә шушы гади генә киңәшләргә колак салсак та, без Яңа елны каршылауга артык күп вакыт та, көч тә кирәк түгелен, ә нибары эшләрне алдан планлаштырып башкарырга гына кирәклеген аңларбыз.
Фото:
Direct.penzamama.ru

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Ya-a-el-aldinnan-ki-shl-r-606934/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Читайте нас: