Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
26 декабрь 2020, 02:03

Бәйрәмгә әзерсезме?

Яңа 2021 елга санаулы гына көннәр калып бара.

2021 елга ничек әзерләнергә соң? Табынга нәрсәләр куярга? Нинди күлмәк кияргә? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп карыйк.
Яңа 2021 елга санаулы гына көннәр калып бара. Без бу бәйрәмне аеруча көтеп алабыз. Аның төне дә тылсымлылрак, серлерәк тоела. Күңел ниндидер могҗиза көтә. Балалар гына түгел, зурлар да хыяллар чынга ашар, дип ышана.
Киләсе елда көнчыгыш календаре буенча гаделлекне ярата торган ак металл үгез хуҗа булачак. Бәйрәмгә табынны мулдан әзерләсәң, ел буе тамагың тук булыр, ди халык. Үгезнең яшеллек яратканын беләбез. Димәк, бу юлы табын түрен күбрәк җиләк-җимешләр, яшелчәләр, төрле ярмалардан әзерләнгән ризыклар алыр.
Ит булмыймы, дип борчылмагыз! Үрдәк белән казның эченә карабодай яки алма тутырып пешерергә мөмкин. Үгезгә мөгезле эре терлек итен ашап утыру бер дә ошамас. Шуңа тавык итенә өстенлек бирү яхшырак. Балык һәм башка диңгез ризыкларыннан төрле салатлар, кабымлыклар әзерләп була.
Реклама
Яшел тәмләткеч үләннәр турында да онытмагыз. Без Яңа ел табынын пилмәнсез дә күз алдына китерә алмыйбыз. Кызыл итне, тавык ите алыштыра ала. Хәзер эремчек, бәрәңге, гөмбә, хәтта җиләк-җимешләрдән ясалган пилмәннәр дә бик популяр. Шуңа күрә, нәрсә әзерләргә икән, дип аптырап утырасы түгел, бары тик фантазияне генә эшкә җигәргә генә кирәк.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/2021-el-tabynyna-nrslr-kuyarga-so
Фото: https://myfamilyvalues.ru/images/detailed/2/WoodBox_1764.jpg
Читайте нас: