Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
28 декабрь 2020, 14:42

Шампан шәрабы

Бәйрәм сынамышлары

Яңа ел бәйрәмен шампан шәрабыннан башка күз алдына китереп булмый. Аңа бәйле сынамышлар да бар. Мәсәлән, теләк теләп, сәгать 12 тапкыр суккан арада шушы теләкне кәгазьгә язып, яндырырга һәм көлен шампан шәрабына салып, эчеп куярга кирәк. Өлгерә алсаң, теләгең кабул була.
Тагын нинди сынамышлар бар икән шампанга бәйле:
шешә төбе кемгә эләгә, ягъни шешәдән соңгы тамчыларны эчкән кеше ел әйләнәсе бәхетле булачак, имеш;
шампан шешәсе ничек ачыла, киләчәк ел да шулай үтәчәк. Әгәр тиз һәм җиңел ачылса, ел җиңел һәм уңышлы булачак. Әгәр дә озак һәм авыр ачыла икән – яңа елда кыенлыклар булырга мөмкин;
кеше өстенә очраклы рәвештә шампан шәрабы түгелсә, аны дан һәм байлык көтә. Ә менә махсус коенган очрак саналмый;
шешәдән шампан шәрабы идәнгә түгелсә, чакырылмаган кунаклар көтегез;
шампан шәрабы шешәсе ватылу – зыянга һәм начар хәлгә;
шампан шәрабын тамчысын да калдырмыйча (“күз яшьләрен”) эчеп бетерергә кирәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Shampan-sh-rabi-bel-n-b-yle-b-yr-m-sinamishlari-611995/?utm_source=vk&utm_medium=social
Фото: istockphoto.com
Читайте нас: