Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
29 декабрь 2020, 01:17

Үзенчәлекле балаларга Яңа ел бүләкләре

Яңа ел могҗизасына һәр бала ышана,алар яңа ел бүләгеалырга хыяллана әмма сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар моңа аеруча мохтаҗ.

Бүген Тукай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать коллективы Тукай һәм Габдрахман авылларында яшәүче үзенчәлекле балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Кыш Бабайдан бүләкләр тапшырдылар, Яңа ел әйлән-бәйләннәрен йөрттеләр һәм алмашка риясыз елмаю һәм ихлас рәхмәт алдылар. Руслан, Вероника! Сезгә яңа елда сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телим!
Читайте нас: