Бүген Таштамак мәдәният йорты хезмәткәрләре Түрсәгәле һәм Усман авылларында «Яңа ел серпантины " дигән урам котлаулары уздырдылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы авыл халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар. Һәр бала Кыш Бабайга Яңа ел шигырен сөйләде. Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан тәм-томнар алдылар.