Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 гыйнвар 2021, 19:30

ТАЛБАЗЫ АВЫЛЫНДА ЯШӘГӘН ЗӨФӘР АЯЗГУЛОВ ҮЗЕНЕҢ ИШЕГАЛДЫН КАРДАН ФИГУРАЛАР БЕЛӘН БИЗӘГӘН

Пенсионер инде җиде ел кышын оныклары өчен кар әкияте ясый.

Пенсионер инде җиде ел кышын оныклары өчен кар әкияте ясый. Ә Аязгуловларда алар уналты! Ир белән хатын биш бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның барысы да диярлек безнең районда яши һәм ял көннәрендә нәнәй-картәтиләре янына киләләр. Безнең герой белдергәнчә, бу хобби очраклы гына барлыкка килгән. Тормыш иптәше Сәвия Рәшит кызы да аның мавыгуын хуплаган. Хәзер якыннарына бәйрәм бүләк итү аларның гаиләсендә традициягә әйләнгән.
Быел кар остасыы Кыш бабайны оныгы Кар кызы, 2021 нче елгы сабыйны, күсене һәм мөгезле үгезне ясаган. Моның өчен Зөфәр Сәйфетдин улының өч көн вакыты киткән, аннан соң ул фигураларны гуашь белән буяган.
Чыганак:Авыргазы районы хакимияте.
Читайте нас: