Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 гыйнвар 2021, 17:13

Кышкы кич утырулар

.

6 гыйнварда Г.Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсенең яшьләр уку залында "Кышкы кич утырулар" дигән чара үткәрелде. Талбазы авылының 2 санлы мәктәбенең 8б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе М.Н.Иванова белән бергә Яңа елны бәйрәм итү тарихы, кышкы традицияләр, уеннар турында бик күп яңалыклар белделәр. Китапханәче белән берлектә Кыш турында табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, җырларны искә төшерделәр. Балалар Яңа ел китаплар күргәзмәләре белән таныштылар, "Танылган язучылар һәм шагыйрьләр Яңа ел бәйрәмнәре турында" дигән презентация карадылар. Кызыклы тематик уеннар һәм конкурслар белән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Чара ахырында китапханәче кунакларны яшьләр уку залының эше һәм китапханә фонды белән таныштырды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар бик канәгать калдылар, чөнки һәркем Яңа ел кәефе һәм татлы бүләкләр алды.
Чыганак:https://vk.com/aurgazy.bashkortostan
Читайте нас: