Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 гыйнвар 2021, 17:40

«Тормышыма яңа сулыш өрде».

Фәдис Ганиев хатынын туган көне белән котлый

Зифа Нагаева Лилия ханымны «җырларымның илһамчысы» дип атый.
Җырчы Фәдис Ганиев хәләл җефетен — Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерованы туган көне белән котлый.
«Туган көнең белән, җанкисәгем. Моңсуланып килгән тормышыма яңа сулыш өреп, нур бөркеп, сине пәйда иткәненә мең рәхмәтлемен Аллама.
Гөлназыбыз белән Кәримебезнең бәхетле гомерләрен күреп, бәрәкәтле, тигез, сәламәт гомерләр насыйп итсен, Аллам», — дип яза ул.

Зифа Нагаева да Лилия ханымны туган көне белән котлый. «Лилияу! Җырларымның илһамчысы! Туган көнең белән кайнар котлыйм. Түгәрәк бәхетләреңдә, җырлап торган тормышыңда сайрап гомер ит. Алда да бергә җырлашып яшәргә язсын», — дип яза ул.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/social/13-01-2021/tormyshyma-ya-a-sulysh-rde-f-dis-ganiev-hatynyn-tugan-k-ne-bel-n-kotlyy-5798515
Фото:rb7.ru
Читайте нас: