Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
16 февраль 2021, 11:41

Матур бәйрәм!

21 февраль – Халыкара туган тел көне!

Туган тел көнендә матур бәйрәм!
21 февраль – Халыкара туган тел көне! Бу көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театры балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәмгә чакыра. Кичәдә туган тел сөючеләрне балалар катнашлыгында тамаша, җыр һәм бию, төрле темаларга мастер-класслар, балалар матбугаты катнашлыгында күргәзмәләр көтә. Чарадан соң кунаклар Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әкиятен карый алачак. Спектакльнең режиссеры – Зиннур Сөләймәнов.
Әкият татар телендә бара, рус теленә синхрон тәрҗемә ителә. Билетларны театрның сайтыннан яки кассасыннан сатып алырга мөмкин.
Билет хакы – 150-200 сум.
Чара сәгать 11:00дә башлана.
Бәйрәмнән читтә калмагыз, дуслар!
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/Tugan-tel-k-nend-matur-b-yr-m-677216/?utm_source=vk&utm_medium=soc
Читайте нас: