2021 елның 23 февралендә, Ватанны саклаучылар көнендә, Авыргазы районы халкы, гадәттәгечә, Талбазы авылының Җиңү паркында Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган мемориал-обелиск янына килделәр. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларын искә алдылар. Обелискка чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булды.