Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 февраль 2021, 14:06

Бәйрәм белән!

Республика Башлыгы котлавы!

Кадерле дуслар!
Чын күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бөтен халык бәйрәме, ул Русия халкын берләштерә, чын егетлек, Ватанга мәхәббәт, аның иминлек сагына басарга һәрвакыт әзерлекне белдерүче символ булып тора.
Без хәрби бурычын үтәүчеләргә, Ватанның оборона сәнәгатендә намуслы хезмәт итеп, илебез калканын ныгытучыларга рәхмәт белдерәбез.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, яугир-интернационалистлар, локаль бәрелешләр ветераннары батырлыгы алдында баш иябез.
Солдат һәм офицерларның әниләре, хатыннары – гаилә учагын саклаучылар, Ватанның тугры улларын, кызларын тәрбияләүче әти-әниләр зур ихтирамга лаек.
Башкортстанда патриотик тәрбиянең бай традицияләре яши. Бездә меңнән артык хәрби-патриотик клублар, яшь армиячеләр һәм эзтабарлар отрядлары, кадет мәктәпләре һәм сыйныфлары бар.
Узган елда безнең республикадан 9 меңнән артык егет Русия армиясен һәм флотын тулыландырды. Якташларыбыз бөтен төр гаскәрләрдә дә лаеклы хезмәт итә. Русия Хәрби Көчләренең әзерлеге югары булуында без тамчы да шикләнмибез.
Республикабызда, илебездә тормыш бәхетле булсын, балкып торсын, чәчәк атсын өчен без барлык көчебезне салырбыз.С езгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе һәм иң изге теләкләремне җиткерәм!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/B-yr-m-bel-n-689480/?utm_sour
Фото: top68.ru
Читайте нас: