Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 февраль 2021, 14:19

Бәйрәм белән, Ватанны саклаучылар!

.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "#АвтоЧеллендж "Ватанны саклаучылар" акциясе кысаларында Уфа халкы төрле мәйданчыкларда бәйрәм символы — йолдыз формасында үз автомобильләрен куйды.
Шулай итеп, уфалылар Рима Баталова исемендәге Башкортстан Республикасы Спорт әзерлеге үзәге территориясендә 25 автомобильне йолдыз рәвешендә тезеп куйды. Шундый ук акция «Максидом» гипермаркеты янындагы парковкада узды.
Бу фигура өстән бик матур күренә, ди шаһитлар. Җиңел автомобиль йөртүчеләр фаралары утын һәм авария сигнализациясен кабызганнар. Килеп чыккан композицияне квадрокоптердан фотовидеога төшергәннәр.
Гадәти булмаган акция ахырында автомобиль йөртүчеләр бер-берсен якынлашып килүче бәйрәм белән котлаганнар.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/B-yr-m-bel-n-egetl-r-689337/?utm_source=vk&utm_
Фото: Башинформ
Читайте нас: