Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 февраль 2021, 18:36

Башкортстан флагы — дәүләт символы

.

Башкортстан флагы — республиканың дәүләт символы. 1990 елда республиканың Дәүләт флагы, гербы һәм гимны кабул ителде.
1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы республиканың атамасын үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде, республика дәүләтчелегенең рәсми символларының берсе — яңа флаг расланды. 1993 елның 12 октябрендә Башкортстанның Дәүләт гербы һәм гимны кабул ителде.
Русия һәм Башкортстан дәүләтчелеге яңартылуы сәбәпле, дәүләт символлары да үзгә. 1990 елның 11 октябрендә Югары Совет тарафыннан Башкортстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде.
1990 елның 26 ноябрендә Башкортстанның Министрлар Кабинеты республика флагы, гербы һәм гимнына иң яхшы проектка конкурс игълан итә. Конкурс комиссиясендә иҗади берләшмәләр, профессиональ рәссамнар, композиторлар, укытучылар, югары уку йортлары студентлары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре тәкъдим иткән дәүләт атрибутларының кырыкка якын проекты карала.
Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы итеп рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина тәкъдим иткән әләм сайлана һәм Югары Совет 1992 елның 25 февралендә республиканың яңа Дәүләт флагын раслый.
Дәүләт флагында - зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге горизонталь буйлар, уртасында сары түгәрәк эчендә сары төстәге курай чәчәге төшерелгән. Зәңгәр төс күк йөзен, гаделлекне һәм уй-ниятләрнең сафлыгын аңлата. Ак төс республика халыкларының тынычлыкны һәм татулыкны сөюен белдерә. Яшел төс азатлык һәм тормышның мәңгелеген билгели. Курай чәчәге — дуслык символы, аның җиде таҗы, риваять буенча - башкорт халкының берләшүенә башлангыч салган җиде ыруга ишарә.
Узган елларда Башкортстанның Дәүләт флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле — илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегацияләребезнең юлдашы булып тора.
Әгәр үткәнгә күз ташласак, Башкортстан дәүләт флагы тарихы 1918 елның 20 августыннан башлана. Башкорт хөкүмәте фәрманы белән бу көндә башкорт милли флагы раслана. Башкорт милли флагы төзелеше буенча 1918 елга кадәр булган Русия дәүләт флагын кабатлый, төсләр аермалыгы белән генә үзенчәлекле була. Башкорт милли флагы зәңгәр, яшел һәм ак төстәге өч полосадан тора. Флагның өске өлеше зәңгәр төстә булып, башкортларның төрки халыкларга каравын, уртасы яшел төсле — башкорт халкының ислам дине кануннарына буйсынуын, астагы ак буй — Башкортстан халыкларының күптәннән тынычлыкка, иминлеккә һәм бәхеткә омтылуын аңлата.
Башкорт Совет Автономиясе төзелү сәбәпле, 1918 елда Башкорт хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән милли әләм гамәлдән чыгарыла. Башкортстан Үзәк башкарма комитеты карары белән 1924 елның 11 октябрендә Дәүләт флагы раслана. Дәүләт флагы итеп кызыл төстәге тукыма алына, аның өске почмагында, әләм сабы янында алтын төсендә урак һәм чүкеч, алар астында алтын кайма белән уратылган кызыл йолдыз сүрәтләнә.
1938 елның февралендә Башкорт АССРы Дәүләт флагына үзгәреш кертелә. Аның өске сул почмагында, әләм сабы янында “РСФСР” һәм бәләкәйрәк хәреф белән язылган “Башкирская АССР” язуы кертелә.
РСФСР Дәүләт флагы алмашыну сәбәпле, Башкорт АССРы Дәүләт флагы да үзгәртелә. Әләм сабы яны буйлап флагның бөтен иңенә ачык зәңгәр төстәге полоса өстәлә. Шул килеш әләм 1990нчы елларга кадәр кулланыла.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/Bashkortstan-flagi--d-l-t-
Фото: 101flag.ru
Читайте нас: