Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 декабрь 2018, 13:25

Чиратларны ничек булдырмаска?

Соңгы айларда шәһәр-районнарда яшәүче гражданнар күпфункцияле үзәкләрдә чиратлар проблемасы белән очрашты.

Талбазы авылындагы күпфункцияле үзәктә эш күләме үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. 33 мең халыкның хезмәтләргә ихтыяҗы зур. Аеруча Росреестр, миграция, салым хезмәтләре, пенсия фонды, халыкны социаль яклау үзәге хезмәтләре таләп ителә. Бүлек көн саен 250 гражданны кабул итү сәләтенә ия.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен авыл Советлары базасында территориаль аерым структур бүлекчәләрнең эше оештырылды.
ТОСП - ул территориаль аерым структур бүлекчәләр, авыл биләмәләрендә гражданнарны кабул итү тәрәзәсе. Алар яшәгән урын буенча үз торак пунктыңда, район үзәгенә бармыйча кыска вакытта хезмәтләр алу мөмкинлеген бирә. ТОСПка күпфункцияле үзәктә күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу бөтен район халкы өчен диярлек уңайлы.
Районда 11 ТОСП эшли, алар алдан язылу буенча гына кабул итәләр:
1. Балыклыкүл авыл Советы, Балыклыкүл авылы, Совет урамы, 54.
2. Батыр авыл Советы, Куезбаш авылы, Бакча урамы, 38а.
3. Бишкаен авыл Советы, Бишкаен авылы, Выездная урамы, 19.
4. Ибрай авыл Советы, Яңа Федоровка авылы, Беренче май урамы, 1а.
5. Исмәгыйль авыл Советы, Исмәгыйль авылы, Үзәк урамы, 2.
6. Ишле авыл Советы, Ишле авылы, Ленин урамы, 19.
7. Мәсәйле авыл Советы, Мәсәйле авылы, Мәктәп урамы, 12а.
8. Нагадак авыл Советы, Татар Нагадагы авылы, Үзәк урамы, 121.
9. Яңа Кәлчер авыл Советы, Яңа Кәлчер авылы, Совет урамы, 33.
10. Сәмән авыл Советы, Сәмән авылы, Совет урамы, 2а.
11. Тукай авыл Советы, Тукай авылы, Я.Чанышев урамы, 32.
Белгечләр шушы адреслар буенча бара. Күчмә кабул итү көне турындагы игълан авыл Советлары бинасы ишегенә эленә.
2019 елның гыйнварында күпфункцияле үзәккә килүчеләрнең агылуы көтелә. Бу төрле социаль түләүләр, пособиеләр алу өчен документлар тапшыруга бәйле. Халык белән аңлату эше алып бару өчен онлайн-консультант (адресы: http://calc.rcspn.mintrudrb.ru/adviser/Default.aspx) булдырылган. Гражданнар анда дәүләт социаль ярдәменә хокук турында мәгълүмат ала алалар.
Шушы чараларны күрсәтү шартлары, шулай ук кирәкле документлар исемлеге белән Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы (www.mintrudrb.ru - социаль ярдәм бүлегендә) һәм Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге (http://rcspnmintrudrb.ru - „Түләүләр һәм пособиеләр” бүлегендә) сайтларында танышырга мөмкин.
Өстәмә сорауларыгыз бармы? Республикадагы күпфункцияле үзәкнең бәйләнеш-үзәге телефонына (+7 (347) 246-55-33) шалтыратыгыз. Аның ярдәмендә күпфункцияле үзәктә күрсәтелүче хезмәтләр һәм кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат ала, документларның әзер булуы турында белә, авыл биләмәләрендә ТОСП эше турында мәгълүматны аныклый һәм кабул итүгә языла аласыз.
Хезмәтләрнең тулы исемлеген, кирәкле документлар пакетын аныклый аласыз, шулай ук кабул итүгә оешманың рәсми сайтында (mfcrb.ru) язылырга мөмкин.
Читайте нас: