Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 гыйнвар 2019, 12:00

Башкортстан магазиннарында XL һәм M үлчәмле тавык йомыркалары барлыкка килде

Русиянең танылган кошчылык фабрикаларының берсенең теләге буенча, югары категорияле йомыркаларга XL үлчәме "бирелгән". Шушы кошчылык фабрикасында җитештерелгән беренче категорияле тавык йомыркалары тиңдәшле рәвештә M үлчәмен "йөртә".

Икенче категория йомыркаларга бирелгән S үлчәме дә бардыр, дип фаразларга кирәк. Ләкин S үлчәмле йомыркалар Башкортстан магазиннарында күренмәде әле.
Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чаралары Русиянең кайбер супермаркетларында гадәттәге ун урынына тугыз йомырка тутырылган төргәкләрнең барлыкка килүе турында хәбәр иткәннәр иде.
Тугыз йомырка салынган төргәкләүгә күчүне һәм йомырканы тугыз данәләп сатуны ул чакта җитештерүчеләрнең бәяләр артуын яшерүләре белән аңлаттылар.
Галина Бахшиева.
Автор фотосы.
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: