1942 елның язында камалышта калган Ленинградтан кешеләрне Ладога буйлап пароходта эвакуацияли башлыйлар, соңыннан поездларда Уралга, Себергә озаталар. Акрынлап Көнчыгышка таба хәрәкәт иткән эшелоннар еш кына бомбага тотыла. Күченгән вакытта шәһәр кешеләренә күпме фаҗига, югалтулар, рухи һәм физик көчергәнешләр кичерергә туры килә!
Апрель азагында газап чиккән ленинградлылар төялгән эшелоннарның берсе Аккүл тимер юл станциясенә килә. Моннан хәлсезләнгән, ач кешеләр һәм балалар Авыргазы һәм Гафури районнары авылларына таратыла. Фашистлардан котылган балалар, хатын-кызлар, картлар җәяү район үзәге Талбазыга юнәлә. Беренче тукталыш Бишкаенда була. Монда Невадагы бер шәһәрнең балалар йортыннан 25 ун-унике яшьлек малайдан һәм аларның тәрбиячесеннән торган төркем дә була. Балаларның тәнендә корчаңгы, зәңгелә (цинга), еш салкын тиеп авырудан фурункул эзләре күренә. Шешенгән, зәңгәрләнеп беткән аяклар, кул бармаклары. Күбесенең теше юк, зәңгеләдән коелган. Шушы газап чиккән, ләкин сыгылмаган кешеләрнең рухы нык булуына гаҗәпләнерлек! Бишкаен авылы халкы алдында тере скелетлар кебек басып торалар.
Авыл кешеләре мунча яга, килүчеләрнең киемнәрен юалар, барысының да тамагын туйдыралар. Өстәл артында балалар ашның башта шулпасын эчә, аннан соң куесын ашый. Башкача мөмкин булмый, чөнки ашказаны азыкны эшкәртми. Икмәкне кабып, җайлап чәйнәп ашыйлар. Кызганычка каршы, бу балаларның арытабангы язмышы билгеле түгел. Аларны олауларда Талбазыга алып китәләр. Бишкаенда 20гә якын гаилә: өлкән ир-атлар, балалы хатын-кызлар кала. Бер Столяровлар гаиләсе генә тулы була. Ир белән хатын авыл магазинында эшли. Кызлары Аляга ун, уллары Димага - җиде яшь. Икесе дә мәктәпкә йөриләр, бик тиз чуваш сүзләренә өйрәнәләр. Бишкаенда профессор, педагогия фәннәре докторы, Ленинградның бер институты деканы Василий Чимирганский яши. Хәрби табиб, медицина хезмәтенең отставкадагы полковнигы Петр Гридишковка алтмыш яшь тулып узган була. Авыл кешеләре Чимирганскийга „декан-тикан” кушаматы тага. Ул бик ябык, бәләкәй буйлы була. Урындагы кешеләр ленинградлыларга Ак тау янында күп чирләрдән дәва булган кыргый суган, сарымсак үсүе турында сөйлиләр. Камалышта калганнар шул үсемлекләрне җыя, ашый, котелокларда балтырган, кычыткан, төрле үләннәрдән шулпа әзерли. Ә Чимирганский, шалаш корып, җәй буе урманда яши, туклана. Уку елы башлану белән мәктәптә тарих, географиядән белем бирә. Чирләреннән савыга алмыйча тиздән профессор мәрхүм була. Аны авыл зиратында җирлиләр. Ул үләр алдыннан Столяровларга кабереннән җир алып Пискарев зиратына илтеп салуларын үтенә. Аның теләге үтәлә.
Столяровларның кызы Алевтина Сергеевна озак вакыт сыйныфташы Раиса Герасимова белән хат алыша. Аның хатларында күңелгә үтеп керерлек җылы, рәхмәтле сүзләр күп була!
Петр Гридишков медпунктка мөдирлек итә, үзен яхшы белгеч итеп күрсәтә. Әмма ул да 1945 елның беренче маенда кинәт вафат була. Соңгы вакытта хәрби табиб еш кына: „Тиздән сугыш тәмамланачак. Туган ягыма, Фонтанкага кайтып китәчәкмен”, - дип сөйли. Ләкин аның теләге тормышка ашмый. Ул да Бишкаенда җирләнә.
педагогия хезмәте ветераны.
Фото Интернет челтәреннән алынды.