Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 март 2019, 11:18

«DNS»ка рәхим итегез!

Талбазыда яңа «DNS» техника магазины ачылды

Март ахыры талбазылыларны җылы һава торышы белән генә түгел, яңа «DNS» санлы һәм көнкүреш техникасы магазины ачылу белән дә шатландырды. Күпләр бу зур техника һәм электр техникасы магазины хакында күптән ишетеп белә иде. Чөнки бу магазин Русиянең 400 шәһәрендә бар. Һәм менә хәзер ул район үзәгендә дә ачылды.
Зур яки вак көнкүреш техникасы сатып алганда озак вакыт сарыф итәсегез килмиме? Алай булса, «DNS»ка килегез. Сез монда йортыгызда файдалану өчен уңайлы кер юу машинасы, газ плитәсе, телевизор, микродулкынлы мичтән алып чәйнек белән мультиваркага кадәр таба аласыз. Санлы җайланмалар кирәк булса, «DNS»ның ягымлы консультантлары санлы техника яратучыларга да, акчасын янга калдырырга теләүчеләргә дә кирәкле товарны сайлап бирә алачак. «DNS»та сезгә төрле компьютер, ноутбук, смартфон, планшетлар, автомобиль, офис, сәламәтлек өчен һәм хатын-кызларга матурлык өчен фен, плойкалар кебек товарлар тәкъдим ителә. Шулай ук үзегезгә ошаган товарга, әгәр ул сатуда булмаса, интернет-магазин аша заказ бирә аласыз. Магазин белгечләре сез сайлаган товарны кыска вакыт эчендә илтеп бирүне оештыра.
«DNS»та санлы техниканы хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча сервис үзәге эшли. Сатып алучылар DNS»ны монда киң ассортиментлы товарлар сатылганы һәм һәрвакыт файдалы тәкъдимнәр, ташламалар булган өчен сайлый.
«DNS» санлы һәм көнкүреш техникасы магазинының адресы: Ленин урамы, 36 (иске “Пятерочка” магазины бинасы, 2 кат). Эш графигы: 10-20 сәгатьләрдә, көн саен эшлибез.
Реклама хокукында.
Читайте нас: