Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2019, 10:41

Дубай урынына Талбазы

Район кешесен кредит буенча бурычлары өчен чит илгә чыгармаганнар.

Уфа аэропортында якташыбыз белән күңелсез хәл булган. Бер ир туганнары белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ялга китәргә җыенган. Әмма сәфәрне кичектерергә туры килгән. Аның түләнмәгән 60 мең сум кредит бурычы булган. Шул сәбәпле, кредит бирүче суд приставларына мөрәҗәгать иткән һәм бурычлыга Русия Федерациясеннән чыгуны чикләгәннәр.
- Русиядән чыгуны вакытлыча чикләү чарасы аны бурычлары белән тулысынча исәпләшергә мәҗбүр итте. Гражданин шулай ук башкару җыемын да түләде, - дип хәбәр иттеләр Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: