Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2019, 12:00

Ипотекалы гаиләләргә өстәмә ярдәм

Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган өченче һәм аннан соңгы балалары булган күп балалы гаиләләргә биреләчәк.

РФ Хөкүмәте быел өченче яки аннан соңгы балалары туган ипотека түләүчеләргә ярдәм итү өчен бюджеттан 6 млрд сум бүлеп бирәчәк. «Без бу максатларга каралган миллиард сумга тагын 6 млрд. сум өстәргә булдык. Бу 12 меңләгән гаиләнең бурычларын киметергә мөмкинлек бирәчәк",- диде Хөкүмәт утырышында Дмитрий Медведев. Аның аңлатуынча, сүз 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган өченче һәм аннан соңгы балалары булган күп балалы гаиләләр турында бара, дип хәбәр итә «Интерфакс». «Алар өчен бу елның сентябреннән ипотека бурычын 450 мең сумга киметү мөмкинлеге каралган»,-дип билгеләп үтте премьер-министр. Аның сүзләренә караганда, бигрәк тә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты нигезендә бу максатны тормышка ашыру бик мөһим.
Чыганак: bashkortostan.er.ru
Фото: government.ru
Читайте нас: