Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 декабрь 2019, 11:25

Һөнәр сайларга өйрәтәчәкләр

Башкортстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә кирәкле һәм теләгән һөнәр алырга ярдәм итәчәкләр.

Республикада беренче тапкыр дүрт балалар йортында “Үз киләчәгеңә адым яса” һөнәри һәм карьера-тормыш юнәлеше программасы үткәреләчәк. Программа кыссасында 14-17 яшьлек яшүсмерләр булачак һөнәрне мөстәкыйль сайлау инструментлары, сайлаган һөнәри траекториядә бару, шәхси һәм һөнәри үсеш өчен фикерләү рәвешен үзгәртү, үзаллы уңышлы гражданлык позициясен формалаштыру белән таныштырачаклар.
Программа Стәрлетамак, Салават, Бәләбәй һәм Башкортстан Республикасының Шәһит Ходайбердин исемендәге 1нче санлы балалар йортларында узачак. Проектны тормышка ашыруда Уфа дәүләт нефть техник университеты методологлары һәм укытучылары катнаша.
Проект баларга һөнәрләр базарын аңларга һәм нинди юнәлештә һөнәр эзләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына югары һәм урта уку йортларына кергәндә шартлар һәм ташламалар аңлатылачак.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: