Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2020, 11:15

БАШКОРТСТАН БАШЛЫГЫ РАДИЙ ХӘБИРОВ АВЫЛДА ЛЬГОТАЛЫ ИПОТЕКА БУЕНЧА ПРОГРАММАНЫҢ БАШЛАНУЫН ИГЪЛАН ИТТЕ

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 процентка кадәр процент ставкасы белән льготалы ипотека программасының башлануы хакында игълан итте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 процентка кадәр процент ставкасы белән льготалы ипотека программасының башлануы хакында игълан итте.
Был хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.
«Авыл җирендә торак сатып алырга теләгәннәр өчен ипотека буенча ставканы субсидияләү башлана. Ҡагыйдәләрдә 3 процентҡача ставка белән авылда йорт сатып алу, аның өчен 25 ел дәвамында түләү мөмкинлеге каралган. Мондый ипотеканы бар кеше дә алырга мөмкин — шәһәрдә яки авыл җирендә яшәүчеләрме, мөһим түгел. Ипотека кредитының суммаһы (тәүге взнос 10% булган очракта) - 3 миллион сумга кадәр. Бу акчага теләсә нинди районда яхшы йорт сатып алырға була. Чынынында исә бу — озак еллар буена бүлеп түләү. Белүебезчә, күп кенә илдәрдә шундый мөмкинлек бар, кешеләр үзләре яшәгән торак өчен банклар белән минималь ставка буенча унар еллар буена исәпләшә. Хәзер Башкортстанда яшәүчеләр дә шундый мөмкинлеккә ия», — дип язды республика җитәкчесе.
«Россельхозбанк» гаризалар кабул итә башлаган да инде. Арытабан банклар исемлеге киңәйтелә.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, 0,1% ставка буенча суперльготалы ипотекага фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән яки эшләргә җыенганнар да исәп тота ала.
Башкортстанда яшәүчеләргә авыл ипотекасын алу шартлары турында «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы материалында укыгыз.
Фото: ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: