- 4 майдан республикада битлекле режим кертелү сәбәпле каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән бәйле мәсьәләләр элеккечә контрольдә кала, - диде Андрей Назаров. – Без элеккечә бу процессны игътибар белән контрольдә тотабыз. Шәһәрләребез һәм авылларыбыз чүп-чардан арынган, таза һәм кешеләр яшәве өчен уңайлы булырга тиеш.
Киңәшмәдә катнашучылар каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча Сибайда җыю һәм Нефтекамскида полигонга илтүче юлны төзекләндерү мәсьәләләрен карадылар.
Каты көнкүреш калдыкларын контейнер мәйданчыкларыннан чыгару буенча автоматлаштырылган мониторинг система эшчәнлеген анализлау шуны күрсәтә: урнаштырылган фотоматериаллар конкрет контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарның түгелүен һәрвакытта да расламый. Төбәк операторлары коррект булмаган фотосурәтләрне техник “сбой”, водительләрнең игътибарсызлыгы белән аңлатты һәм 12 майга кадәр бу хәлләрне төзәтергә вәгъдә бирде.
Әлеге вакытта төбәк операторлары исәпләренә халыктан түләүләрнең уртача 19 процентка азрак килүе күзәтелә. Нәтиҗәдә, кайсыбер төбәк операторлары каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча рейслар санын киметә башлаган. Бу хәлне алар ягулыкка акча җитмәү һәм автомобильләрне ремонтлау белән аңлаткан.
- Техник моментлар эш сыйфатында чагылырга тиеш түгел, чүп-чар үзвакытында чыгарылырга тиеш, - диде Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев.
Юлларда чокыр-чакыр ремонты һәм “Башкортстан ишек аллары” комплекслы программасын тормышка ашыру буенча да сүз булды.
- Хәрәкәтләнү буенча карантин чикләүләре юллар ремонты өчен иң уңайлы вакыт, шул исәптә күп фатирлы йортларның ишек алларында да, - диде Андрей Назаров.
“Башкортстан ишек аллары” программасын тормышка ашыруга 2020 елда 1,5 млрд сум акча бүленгән. 12 муниципалитет ремонт эшләренә тотынган да инде, бу атнада эшләргә барлык республика буенча керешәчәкләр.