Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 Май 2020, 11:20

Матбугат агентлыгында яңа җитәкче

Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе итеп Максим Ульчев билгеләнде.

Тиешле боерыкка республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Ульчев Максим Владимирович 1976 елның 12 февралендә Уфада туган. «Икътисадта мәгълүмат системалары» белгечлеге буенча Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1997 елда Русия Саклык банкының Башкортстан бүлеге икътисадчысы булып башлый. 1998 елда - "Башгазинвест" инвестиция компаниясе аналитигы.

1998-2004 елларда - бүлекнең икътисадчысы, секторның әйдәүче икътисадчысы, Саклык банкының Башкортстан бүлеге баш икътисадчысы.

2007 елда Башкортстан Президенты Хакимиятенең Икътисади һәм социаль сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары.

2007-09 елларда - Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр, сәүдә һәм эшкуарлык министры урынбасары.

2010 елдан Максим Ульчев "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында генеральный директор булып эшләде.
Читайте нас: