Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июнь 2020, 14:35

Кайбер пенсионерларга пенсияләр 1 июльдән артачак

Кайбер пенсионерларга пенсияләр 1 июльдән артачак

Русиядә 1 июльдән пенсия белән тәэмин итү системасы үзгәрәчәк. Яңа кагыйдәләр күп кенә Русия пенсионерларына кагыла.
Әйтик, киләсе айдан опекун булган пенсионерларга индексация саклана торган закон гамәлгә керәчәк. РИА Новости хәбәр иткәнчә, элек бу категория гражданнарның пенсияләре индексацияләнмәгән, чөнки закон буенча алар опекунлык һәм попечительлек өчен түләү аркасында эшләүче булып саналган, дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты Сергей Неверов.
Шулай ук хәзер эшләүче барлык пенсионерлар өчен индексацияне торгызу мәсьәләсе дә карала. Бу тәкъдим Дәүләт Думасына карауга кертелде. Күпчелек белгечләр бәяләвенчә, яңа закон проекты киләсе ай башына кадәр кабул ителергә мөмкин.
Читайте нас: