Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июнь 2020, 17:20

Өч яшьлек малай өендә кайнар суга пешеп вафат булган

Бу көннәрдә Башкортстанның Илеш районында яшәгән бер гаиләдә фаҗига булган.

«Вести» хокук саклау органнары чыганагына сылтанып хәбәр итүенчә, 3 яшьлек малайның белән кайнар сулы чәйнек килеп төшкән. Сабыйның тәне пешкән. Аны ашыгыч ярдәм белән урындагы дәваханәгә алып киткәннәр.
Табиплар берничә сәгать дәвамында баланың гомере өчен көрәшкән, ләкин аны коткара алмаганнар.
Хәзер тәфтишчеләр фажига сәбәпләрен ачыклый
Читайте нас: