Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 июль 2020, 16:24

Пенсия 20 мең сумнан арта

Русия Пенсия фонды (ПФР) бюджеты проектында шулай каралган.

Алдагы өч елда Русия Пенсия фонды бюджеты проектыннан күренгәнчә, страховка пенсияләрен индекслауның процент саннары әлегәчә булганнан бераз түбәнрәк планлаштырыла. Хәер, бу хакта 2018 ел азагында, пенсия яшен арттыру алдыннан, законда бәян ителгән иде.
“Бу закон буенча ике индекслау - 7,05 һәм 6,6 процент - инде гамәлгә кертелде, алда тагын дүртәү булачак, - ди Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Валерий Рязанский. - Пенсияләр 2021 елда - 6,3 процентка, 2022 елда - 5,9, 2023 елда - 5,6 , 2024 елда 5,5 процентка үсәчәк. Нәтиҗәдә, 4 елдан уртача страховка пенсиясе 20 мең сумнан артык булачак. Шул ук вакытта һәр эшләмәүче пенсионер өчен индекслау аның пенсиясенең күләменә карап арттырыла. Әйтик, хәзерге вакытта ул 21 000 сум алса, 4 елдан соң бу 26 337 сум булачак. Әлбәттә, хәзер шундый сорау туарга мөмкин: дәүләт пандемия шартларында индекслау үткәрә аламы? Әйе, ПФРга взнослар кимеде. Шуңа карамастан, дәүләт үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәячәк".
Читайте нас: