Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 июль 2020, 14:31

Башкортстанда бер атна эчендә 40 кеше батып үлгән

Бу хакта бүген, 13 июльдә, Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Узган атнада - 6 июльдән 12 июльгә кадәр-республика сулыкларында 40 кеше батып үлгән, шуларның бишесе-балалар. Узган еллар белән чагыштырганда, табигатьтә ял итүчеләр өч тапкыр күбәйгән. Рейдлар нәтиҗәсендә 88 кеше коткарылды.

Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, суга барыр алдыннан 35 өлкәннәрнең 27се эчкән.

Читайте нас: