Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июль 2020, 16:48

Иреңнең хыянәт иткәнен йөзенә карап ничек аңларга?

Австралия галимнәре нинди кыяфәтле ир-атларның ешрак хыянәт итүен ачыклый торган тикшеренү уздырган

Ышанычсыз партнерны алдан ук ачыклау өчен, ир-атлар һәм хатын-кызларның йөз төзелешен өйрәнгәннәр. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Тикшеренү вакытында кулланылган 189 фотодагы кешеләрнең йөзендә нейтраль хисләр генә була. Фотодагы ир-атлар һәм хатын-кызларга сорау бирәләр. Алар берәр кайчан хыянәт иткәнме, парлы кеше белән очрашып йөргәнме икәнен әйтергә тиеш.
Сорауларга җаваплар буенча, сурәтләрдәге фотоларга анализ ясыйлар. Шуннан соң нинди кыяфәтле ирләр күбрәк хыянәт итүен ачыклыйлар.
Бруталь кыяфәтле ир-атлар ешрак хыянәт итә икән. Аларның аскы казналыгы бик массив, каш өстендәге сөякләре алгарак чыгып тора, иреннәре бик юка була.
Эксперимент авторлары хыянәтче хатын-кызларның йөзендә аерым билгеләр ачыклый алмаган.
Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-04-2019/ire-ne-hyyan-t-itk-nen-y-zen-karap-nichek-a-larga-5176245
Читайте нас: