Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 август 2020, 11:20

COVID-19дан дәваланганнан соң кирәкле витаминнар билгеле

Әгәр коронавирус йогышын кичергән кешеләр дәваланганнан соң үзләрен начар хис итә икән,аларга D һәм B төркемнәренең витаминнарын кабул итәргә кирәк

Бу хакта Санкт-Петербург шәһәр медицина хастаханәсенең Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге мөдире табиб-кардиолог Татьяна Рыбка белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».
«Авырудан соң начар хәл сакланганда, D витамины, B төркеме витаминнары кабул итүне киңәш итәргә була", - дип хәбәр итте ул.. Ул аңлатканча, COVID-19дан соң яңадан торгызырга һавада йөрү, хезмәт һәм ял режимнарын үтәү ярдәм итәчәк. Әле авырып китмәгән пациентлар өчен кардиолог мөстәкыйль рәвештә диагноз куярга тырышмаска, ә шунда ук хастаханәгә ОРВЙның беренче билгеләре булганда мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Шуннан соң табибларның рекомендацияләрен катгый үтәргә кирәк. » Хәзер дәвалау схемалары эшләнгән, күп очракларда, үз — үзеңне изоляцияләү режимын үтәп, өйдә дәвалану да җитә", - дип билгеләп үтте табиб.
Читайте нас: