Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 август 2020, 14:37

Гөмбәдән солянка

1 килограмм гөмбә, 500 грамм кәбестә, 500 грамм помидор, 300 грамм кишер, 150 грамм үсемлек мае, бер калак аш серкәсе алына

Гөмбәне юып тазарткач, эреләрен турап, вакларын шул килеш 10-15 минут чамасы пешерергә, тоз һәм башка тәмләткечләр дә кушарга була.
Яшелчәләрне салам формасында вак кына итеп турарга. Суган белән кишерне майда кыздырырга, помидор, кәбестә өстәп, калган майны салып, тоз сибәргә кирәк. Шушы катнашманы сүрән утта 20-25 минут тоткач, гөмбәне өстәп, тагын 30 минут кайнатырга. Әзер булырга биш минут калгач, тәмләткечләр: лавр яфрагы, борыч, аш серкәсе салына. Тагын да 10-15 минут чамасы кайнатып алырга. Стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән ябарга.
Читайте нас: